26 сентябрь Балтач авылында туып-үскән, 1973-1977 елларда “Красное знамя” (“Кызыл байрак”) газетасында эшләгән якташыбыз Наилә апа Вилданова Үзәк район китапханәсенә килде. Килүенең максаты да изге иде. Наилә Исхак кызы Нурулла Гарифның быел дөнья күргән “Балтач авылының борынгы тарихына бәйле документлар җыелмасы” китабын бүләк итеп бирде. “Буген сез кулыгызга алган беренче китап – авылыбызның борынгы тарихы турында гыйльми хезмәт. Аллаһ боерса, авылыбызның Совет чоры һәм аннан соң тарихы, бүгенгесе турында язылганнары да тиздән дөнья күрер,” - диде Наилә апа. Авылдашларына мөрәҗәгать итеп: “Бөек Ватан сугышында һәлак булган, хәбәрсез югалган, җиңү белән кайтып, алган яралардан иртә вафат булганнар турында истәлекләр, фотолар көтәбез”, - диде Наилә Вилданова. Элеге китап районыбыз тарихына битараф булмаган киң катлам укучыларга кызыклы мәгълүмат бирә.