Кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары, пенсионерлар!
Ихлас күңелдән сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм!
Бүгенге көн – күп еллык фидакяр хезмәтегез, бай тормыш тәҗрибәгез һәм зирәклегегез өчен рәхмәт әйтер өчен тагын бер мөмкинлек. Сез безнең өчен рухи кыйммәтләр һәм традицияләрне саклаучылар, балаларыгыз һәм оныкларыгыз өчен таяныч һәм ышанычлы ярдәмчеләр булып торасыз. Гражданинның тәрбиялелеге өлкәннәргә ихтирамлы мөнәсәбәттән, үткәнгә һәм традицияләргә сакчыл караштан башлана.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, яшәү дәрте, бәхет, якыннарыгызның игътибарын тоеп, озак еллар яшәвегезне телим.
Кама Тамагы муниципаль район башлыгы П.Н. Лоханов