Олы Кариледә Өлкәннәр көненә багышланган тамаша утте

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Кичә, 3 октябрь көнне, Олы Кариле авыл җирлегендә, мәктәп, мәдәният йорты белән берлектә зур бәйрәм үткәрделәр. Өлкәннәр биеделәр, җырладылар, үзләре язган шигырьләрен укыдылар, мөнәҗәтләр әйттеләр. Олы Кариле авыл китапхәнәсе “Минем яраткан дәү әнием һәм дәү әтием” рәсем конкурсыннан күргәзмә оештырды.

Бик күнелле булды. Бер күрешү үзе бер гомер бит дип, килгән кунаклар рәхмәтләрен җиткерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International