Халыкара өлкәннәр көне декадасы кысаларында Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Павел Лоханов Кама Тамагында озак яшәүче Сөлеймәнова Халисә Гиниятулла кызын шәхсән котлады.
Халисә Гиниятулла кызы агымдагы елның 12 гыйнварында үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Павел Николаевич чәчәкләр бүләкләде, озын гомер, оптимизм, саулык-сәламәтлек теләде.