Кама Тамагы районы Башлыгы Павел Лохановның Юл тармагы хезмәткәрләре көне белән котлавы

2017 елның 14 октябре, шимбә

Хөрмәтле юл тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Юл индустриясе – икътисадның әһәмиятле тармакларның берсе, ул илебезнең уңышлы икътисади үсешенә, өстәнлекле социаль бурычларны һәм халыкның яшәү шартларын яхшыртуга ярдәм итә. Сезнең һөнәрилек һәм үз эшегезгә җаваплы карашыгыз – юлларда куркынычсыз һәм уңайлы йөрүнең нигезе. Киләчәктә дә район өчен уңышлы эшләвегезне дәвам итәрсәз дип ышанып калам. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, тыныч күк йөзе, иминлек һәм яңа һөнәри казанышлар телим.

 

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы                                                                         П.Н. Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International