Кичә Кече Мәрәтхуҗа авыл китапханәсендә “Галиҗәнәп кабак - витаминнар патшасы” исемле чара узды. Анда авылның уңган хуҗабикәләре чакырылган иде. Быел да кабак уңышы мул булды. Әлеге яшелчәне үстерү үзенчәлекләре, куллану турында китапханәче Саймә Мөхәмәтшина сөйләде. Аннары кабактан пешерелгән бәлешләр, салатлар, кайнатмалар белән тулы чәй табыны янында авылдашлар үзләренең рецептлары белән уртаклашты, көзге уңыш турында фикер алышты.