Олы Карамал авыл китапханәсе Бәрлегуҗа авылы мәдәният йорты белән берлектә татар шагыйре Гали Хуҗиевның тууына 105 ел уңаеннан “Яшьлек һәм батырлык җырчысы” дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрде. Гали Хуҗиев - татар совет шагыйре, журналист, СССР язучылар берлеге әгъзасы. Катнашучылар аның тормышы һәм иҗаты, биографиясеннән кызыклы фактлар белән танышты. Һәркем кызыксынып тыңлады, үзләренең сорауларын бирде һәм ахырда оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.