«Кояшкай» балалар бакчасына «Дуслык агачы» акциясе үтте

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

   Кама Тамагы поселогында «Кояшкай» балалар бакчасына йөрүче балалар өчен «Дуслык агачы» акциясе Халыклар бердәмлеге көне бәйрәме алдыннан район балалар китапханәсе китапханәчеләре  «Дуслык  агачы» акциясен үткәрде. Бу чарада М.Круглова җитәкчелегендәге төркем балалары катнашты. Нәниләр шатланып учларын төрле матур төсләргә буяп, агачны бизәделәр. Игелек нинди төстә булуын да белде алар. Балаларның күңел җылысы кергән «Дуслык агачы» һәркемне сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International