Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм концерты узды

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

9 ноябрь көнне, район мәдәният йортында Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм концерты узды.

"Кама Тамагы" полиция бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Алексей Васильев хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәм белән котлап, Россиянең эчке эшләр министрлыгы һәм истәлекле медальләр, рәхмәт хатларын  тапшырды.

Тантанада котлау сүзләре белән Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов  чыгыш ясады. Ул эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә оператив-хезмәт эшчәнлегендә югары күрсәткечләр өчен рәхмәт хатларын тапшырды.

Изге теләкләрен район суды рәисе Рәис Гаязов һәм район прокуроры Фәнис Шайхаттаров җиткерделәр.

Бәйрәм район  үзешчән артистларының җыр-биюләр белән үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International