17 ноябрьдә мәктәп базасында “Укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру формасы буларак проект эшчәнлеге” темасы буенча методик семинар булып узды. Анда тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмәләре җитәкчеләре, мәктәп психологлары катнашты.
Семинар кысаларында дәрестән тыш шөгыльләр уздырылды һәм мастер-класслар күрсәтелде. Биология укытучысы Фәрит Равилов мәгълүмати технологияләр ярдәмендә биология буенча проектлар төзү тәҗрибәсе белән уртаклашты, генеалогик агач төзү программасы турында сөйләде. Технология укытучысы Булат Ибраһимов ЧПУ станогында сувенир ясау түгәрәге эшен күрсәтте. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Юлия Малафеева хезмәттәшләрен сәхнә сөйләмен үстерү түгәрәгенә чакырды. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмирә Вафина хореография түгәрәге җитәкчесе Ләйсән Кәримуллина белән берлектә “Мой отчий край ни в чем не повторим” проект эшчәнлеге элементлары белән туган якны өйрәнү буенча сыйныфтан тыш чара әзерләнгән. Укучылар туган як турында шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап кына калмады, халык биюләрен дә башкарды. Башлангыч сыйныф укучылары туган якны өйрәнү буенча минипроектлар күрсәтте. Биология түгәрәгенә йөрүче Халисә Саттарова районда туризмны үстерү буенча төзегән проектны яклады. “Идел кызлары” экологик хәрәкәте “Чиста булачак” дип аталган республика хәрәкәте кысаларында үзләренең эшченлекләре турныда сөйләде.
Затон һәм Рудник мәктәпләре укытучылары дәрестән тыш эшчәнлек вакытында башкарыла торган проектлар турында сөйләде. Педагоглар алга таба иҗат итәргә илһамландырган бу семинар эшенең нәтиҗәлеген һәм гамәли юнәлешен югары бәяләде.