Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Энергетика – экономиканың база тармакларының берсе. Йортлардагы җылылык һәм уңыйлылык, җитештерүдәге тотрыклылык бу тармакның нык һәм нәтиҗәле эшчәнлегенә бәйле.
Сезнең фидакяр хезмәтегез, осталыгыгыз һәм һөнәрилегез район халкы, шулай ук предприятиеләр һәм оешмалар өчен ышанычлы хезмәт гаранты. Сезгә саекмас энергия, уңышлар, бәхет һәм иминлек телим сезгә!
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы П.Н. Лоханов