Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лохановның Россия Федерациясе прокуратура хезмәткәрләре көне белән котлавы!

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре!

Һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе прокуратура хезмәткәрләре көне уңаеннан котлаулар кабул итегез. Прокуратура органнары закон һәм тәртип урнаштыруда, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауда әһәмиятле роль уйный. Гражданнарның социаль хокукларын һәм иреген, дәүләтнең законлы мәнфагатьләрен саклау сезнең хезмәтегезгә бәйлә. Киләчәктә дә хокукый тотрыклылык тәэмин итеп, закон сагында нык торырсыз дип ышанам.

Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, Ватаныбыз иминлеге өчен барлык башлангычларыгызда уңышлар телим.

 

Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы                                                         П.Н. Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International