Быел гыйнварда Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Юзеевка 85 яшь тулыр иде.
“Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән”, - дип юкка гына әйтелмәгән.Илдар Юзеевның сокландыргыч иҗаты әлеге фикерне тулысынча дәлилләп тора. Аның әсәрләре- шигырьме ул, лирик поэмамы, драма әсәреме яисә аның сүзләренә язылган җырмы- һәрчак күңел түренә үтеп керә, дөньяга яңача карарга, аны тирәнрәк аңларга мәҗбүр итә”, - дип Үзәк китапханә китапханәчесе Мәдинә Дәүләтшина шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыруны башлап җибәрде. Ул әдипнең төрле елларда иҗат иткән әсәрләренә тукталып, аның җиргә , илгә, кешеләргә, табигатькә гашыйк җырчы шагыйрь булуын билгеләп үтте. Чарада балалар Илдар Юзеевның шигырьләрен сәнгатьле башкарды, китап күргәзмәсенән яңа китаплары белән таныштылар.