Каратал авыл китапханәсендә “Ак калфак” кызыксынучылар клубында түгәрәк өстәл узды

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Каратал авыл китапханәсендә  “ Ак калфак” кызыксынучылар клубында түгәрәк өстәл  узды.

“Ак калфак” кызыксынучылар клубы Каратал авыл китапханәсендә 2002 елдан бирле эшли. Оешманың  максаты һәм бурычлары рухи мәдәниятыбызның  нигезләренә кайту , аларны тергезү, туган телне саклау, үстерү белән бергә халык йолалары, бәйрәмнәре, гореф- гадәтләрен дә җыю һәм теркәү, тарихны өйрәнү, яшь буынны тәрбияләүдән гыйбарәт.17 гыйнварда  клуб кысаларында “Ак калфак” клубы активистлары 2018 елга эш планын раслады һәм программалар буенча чараларны тормышка ашыруга кереште. Чара  бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International