Казанның «Шамил» мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиннең «Бәхетлеләрнең серләре» исемле китаплары мөселман китап укучыларына яхшы таныш. Мәхмүт хәзрәт иң оста вәгазьчеләрдән санала. Аның китаплары укучылар арасында зур кызыксыну уята . Каратал авыл китапханәсендә “Ак калфак “ кызыксынучылар клубына йөрүче ханымнар да Мәхмүт хәзрәтнең хикәя –вәгазьләрен укып , алар буенча фикер алыштылар, дингә кагылышлы күп кенә сорауларына җавап таптылар. Клуб утырышы чәй табыны артында җылы әңгәмә корып дәвам итте.