Чираттагы җыен

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Кама-Тамагы районында халык җыеннары дәвам итә. Бүген алар Келәнче һәм Олы Салтык авыл җирлекләрендә булып узды. Авыл башлыклары 2017 елда эшләгән эшләренә нәтиҗә ясадылар. Җыгыштан күренгәнчә авыл территориясен чистарту, юлларны төзекләндерү буенча байтак эшләр эшләнгән. Тик ике авыл җирлегендә дә  демографик хәл кискен булып калуын дәвам итә. Халык алдында шулайук авыл хуҗалыгы бүлекчәләре җитәкчеләре чыгыш ясадылар. Җыелыш ахырында муниципаль район башлыгы сүз алып  районда 2017 елда башкарылган эшләргә тукталды һәм киләчәктә районны үстерү буенча бердәм булып һәм бергә эшләү кирәклеген ассызыклады. Җыелышның соңгы өлешендә Келәнче авыл халкы район башлыгына юлларны төзекләндерүдә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтен белдерде.         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International