Картаймыйлар ветераннар!

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Чаллы авылыннан Суфия Хафиз кызы Шакирова 7 февральдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге истәлекле вакыйга белән аны Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов һәм Олы Кариле авыл җирлеге башлыгы Фарук Гарифуллин котладылар. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы, муниципаль район башлыгы Павел Лохановтан истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар. Суфия Хафиз кызы Шакирова 1928 елның 7 февралендә Келәнче авылында гади крестьян гаиләсендә икенче бала булып туа. Еллар авыр бүлү сәбәпле 5 нче сыйныфны тәмамлагач колхоз эшенә чыга. Үсемчелек һәм терлекчелек тармакларында эшли.1955 елның февралендә Чаллы авылыннан Мәсхүт Шакир улы Шакировка кияугә чыга. Алар инде менә 63 ел бергә тигез мәһәббәттә һәм килешеп яшиләр, ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Хәзергесе вакытта олы кызлары Гөлфия тәрбиясендә авылда яшиләр. Суфия әби әле хәзер дә җитез, эш сөючән, шат куңелле карчык. Аның тәрәзә төпләрендә ел әйләнәсе бүлмә гөлләре чәчәк атып утыра. Суфия әбинең 6 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International