Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “МастерОК” кызыксынучылар клубы кыссаларында Рудник урта мәктәбенең 1- 3 сыйныф укучылары өчен “Әниемә чәчәк бәйләме” мастер- классы уздырды. Балалар зур канәгатьләнү хисе белән һәм күтәренке кәефтә иң яраткан һәм иң якын кешеләре өчен төсле кәгазьдән чәчәкләр ясады. Кәгазь барсына да түзә. Әлеге әйтем бу очракка да туры килә: кәгазьне кистеләр, төрделәр, ябыштырдылар. Шулай итеп гаҗәеп матур бүләк – күләмле чәчәкләр пәйда булды. Әниләр, әлбәттә, баласының күңел җылысы кергән бүләккә сөенәчәк.