Умартачылыкны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә

2026 елның 3 апреле, җомга

Бүген умартачылыкны үстерүгә багышланган киңәшмә узды. Башлыча бал кортларын пестицидлар һәм агрохимикатлар белән агуланудан саклау мәсьәләләре, шулай ук бал кортлары гаиләләре авыруларын профилактикалау һәм аларга каршы көрәш чаралары турында фикер алыштылар.

Чараны район башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы ачып җибәрде, республика умартачылыгын уңышлы үстерүнең бер шарты булып авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренең, агрономнарның, умартачыларның, җирле үзидарә органнарының, дәүләт ветеринария хезмәтенең, муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы идарәләренең бердәм эшләве тора, дип ассызыклады.

Кама Тамагы районы дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Акберова Анна Александровна паспортлаштыру һәм лаборатор анализлар үткәрү процедуралары турында тулы мәгълүмат бирде.

Россельхознадзорның дәүләт инспекторы Арсланова Гөлнара Ринатовна Умартачылыкны үстерүнең прогрессив ысуллары, умарта гаиләләрен карау кагыйдәләре, кырларны эшкәрткәннән соң умарталарның агулануын маркировкалау һәм профилактикалау чаралары турында сөйләде.

«Август - Кама Тамагы» ҖЧҖенең баш агрономы Бадыгин Алмаз Илдар улы предприятиенең чәчүлек мәйданнары структурасы турында нотык белән чыгыш ясады. «Олы Кариле» ҖЧҖ буенча шундый ук мәгълүматны агроном Шәйхетдинов Мансур Гали улы бирде.

«Татарстан умартачылары» ТИО әгъзасы Мөхәммәдуллин Сәид Имаметдин улы да үз фикере белән уртаклашты.

Киңәшмә азагында аеруча уңышка ирешкән умартачыларга тармакны үстерүгә һәм СВО катнашучыларына гуманитар ярдәм күрсәтүгә зур өлеш керткәннәре өчен район Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International