28 февральдә «Агрофирма «Нармонка» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтнең 1 нче номерлы филиалында язгы кыр-эшләренә хәзерлек буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә “Управляющая компания “ТАЛ-Агро” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтнең генераль директоры Ильхам Валеев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильфат Валиев, консультант Ильнар Исмагилов, өч филиалның да директорлары һәм баш белгечләре катнашты. Баш инженерлар техниканы ремонтлауның барышы турында әйтеп үттеләр. Соңыннан Ильхам Валеев филиалларның ике айда эшләгән эшләренә нәтиҗә ясады, хуҗалыклар язгы кыр-эшләреннә ташламалы ягулык- майлау материаллары һәм ашламалар белән тәэмин ителәчәк, ләкин сезгә ремонт эшләрен тизләтергә кирәк диде.