Район оешмалары хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы гражданнар обороносы һәм гадәттән тыш хәлләр Министры Рафис Хабибуллин, Кама-Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов белән очрашуы

2018 елның 2 марты, җомга

       1 март көне район электр элемтәсе үзәгенең җыелышлар залында электр һәм почта элемтәсе үзәге хезмәткәрләренең берләштерелгән җыелышы булды. Шулай ук Кама –Тамагы урта мәктәбенең актлар залында район мәктәпләре җитәкчеләре һәм район үзәге укыту оешмалары хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы гражданнар обороносы һәм гадәттән тыш хәлләр Министры Рафис Хабибуллин, Кама-Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов белән очрашуы булып үтте. Җыелышта әлеге оешмаларның эшләренә кагылышлы сораулар каралды, муниципаль район башлыгы, гражданнар обороносы һәм гадәттән тыш хәлләр Министры шулай ук коллектив хезмәткәрләрен 2018 елның 18 мартында узачак Россия Президенты сайлауларында актив катнашырга чакырды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International