Кама Тамагы эшчеләр поселыгында җыелыш

2018 елның 2 марты, җомга

 

       1нче мартта Кама-Тамагы район культура йортында җыелыш булып үтте. Җыелышта Татарстан Респуликасы гражданнар обороносы һәм гадәттән тыш хәлләр Министры Рафис Хабибуллин шулай ук Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров, район оешмалары җитәкчеләре катнаштылар. 2017 елда эшләнгән эшләргә Кама Тамагы эшчеләр поселогы муниципаль җирлеге башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин нәтиҗә ясады. Узара салым акчасына юл полотнасы түшәлгән, зират рәшәткәләре яңартылган. Поселок территориясен чүп-чардан чистарту буенча байтак эшләр башкарылган. Ул шулай ук 2018 елда эшләнәчәк эшләр турында да әйтеп үтте. Җыелыш азагында Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов белән берлектә район үзәге җәмәгать тормышында актив катнашканнары аерым кешелргә рәхмәт хатлары тапшырды. Соныннан муниципаль район башлыгы Павел Лоханов 2017 елда поселокта башкарылган эшләр турында әйтеп үтте. Гражданнар обороносы һәм гадәттән тыш хәлләр Министры Рафис Хабибуллин шулай ук поселокта башкарылган эшләргә уңай нәтиҗә бирде.

  

 

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International