2 нче мартта Кече Салтык авыл җирлегендә һәм Тенеш зшчеләр поселогында халык җыены булып үтте. Җыенда җирлек башлыклары 2017 елда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясадылар. Узара салым акчасына юл полотнасы түшәлгән, зират рәшәткәләре яңартылган. Территорияне чүп-чардан чистарту буенча байтак эшләр башкарылган. Алар шулай ук 2018 елда эшләнәчәк эшләр турында да әйтеп үттеләр. Җыелыш азагында Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов җыелган халыкка 2017 елда районда республика программаларының үтәлешен җиткерде һәм 2018 елга районның социаль- зкономик үсеше чаралары белән таныштырды, сорауларга җавап бирде.