Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре киңәшмәсе

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

       3 нче март көне Район Советы утырышлар залында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре киңәшмәсе булып үтте. Утырышта Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе, белгечләр, хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр катнашты. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы бүлекчәләренең терлекчелек тармагында ике айда башкарылган эшләренә нәтиҗә ясалды. Киңәшмәне түгәрәкләп Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов эшкә карашны үзгәртергә, хезмәт җитештерүчәнлелеген һәм нәтиҗәлелеген күтәрергә кирәклеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International