Хезмәт коллективы җыелышы

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

       Бүген Куйбышев исемендәге “Флотны Ремонлау Базасы” ябык типтагы акционерлар җәмгыяте хезмәт колллективының җыелышы булып үтте. Җыелышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов һәм Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов катнаштылар. Җыелыш барышында районның социаль-экономик үсеше, предприятенең эшчәнлеге хакындагы сораулар каралды. Азактан Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов җыелган халыкка 2017 елда районда максатчан программаларының үтәлешен җиткерде һәм 2018 елга районның социаль- зкономик үсеше чаралары белән таныштырды. Муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов шулай ук коллектив хезмәткәрләрен 2018 елның 18 мартында узачак Россия Президенты сайлауларында актив катнашырга чакырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International