Кама Тамагы муниципаль район башлыгы котлавы

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

     

Кадерле хатын-кызлар!

      Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан иң җылы котлаулар кабул итегез! Без язның беренче бәйрәмен аеруча җылылык белән каршы алабыз, чөнки ул дөньяга матурлык һәм гармония бүләк итүче хатын-кызларга багышланган. Бу көнне аларга чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез һәм хөрмәт күрсәтәбез.

Табигать сезгә түземлелек һәм акыл, шәфкатьлелек һәм оптимизмны кызганмый биргән. Сез гаилә учагы саклап, һөнәри биеклеккә күтәреләсез, өегездә барлык шартлар тудырып балалар тәрбиялисез. Шәфкатьлелегез һәм килүшегә омтылуыгыз җәмгыятебезне тагын да гармониялерәк итә.

Кадерле хатын-кызлар, бәйрәм белән сезне! Эшләрегез уң булсын, йортларыгызга иминлек килсен, үзара аңлашып һәм киләчәккә өмет белән яшәгез, сәламәт булыгыз.

 

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы                                                                                    П.Н.Лоханов

                                                                                                  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International