Бүген коммерцияле булмаган автоном “Кама таңнары” оешмасының утырышлар залында Пенсия фонды идарәсе, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренең берләштерелгән җыелышы булып үтте. Җыелышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов һәм Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов катнаштылар. Җыелыш барышында районның социаль-экономик үсеше, әлеге оешмаларның эшчәнлеге хакындагы сораулар каралды. Азактан Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов җыелган халыкка 2017 елда районда максатчан программаларының үтәлешен җиткерде һәм 2018 елга районның социаль- зкономик үсеше чаралары белән таныштырды. Соңыннан сүз Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власовка бирелде. Ул республика программаларының үтәлеше белән таныштырып үтте. Җыелыш ахырында муниципаль район башлыгы Павел Лоханов һәм Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов шулай ук коллектив хезмәткәрләрен 2018 елның 18 мартында узачак Россия Президенты сайлауларында актив катнашырга чакырдылар.