Эшлекле киңәшмә

2018 елның 20 марты, сишәмбе

   Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәне ачып, муниципаль район башлыгы, административ комиссиянең җаваплы сәркатибе Геннадий Вахромовны юбилие белән котлады. Ильмир Гыйлметдинов 2018 елның 18 мартында узган Россия Федерациясе Президентын сайлау нәтиҗәләре белән таныштырып китте. Социаль яклау бүлегенең 2017 елда эшләгән эшләре һәм 2018 елга  эш планнары хакында  Гөлназ Сафина сөйләде. Киңәшмәнең икенче өлешендә үзара салым акчасын җыю, шәһәр һәм авыл җирлекләрендә халык җыенннары барышында кергән тәкъдимнәр турында сүз барды.         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International