Район үзәк китапханә хезмәткәрләре “Игелекле атна” кысаларында Кама Тамагы урта мәктбенең 5Б сыйныф укучылары өчен «Игелекле эш» мәгълүмәт минутлары үткәрделәр. Аларга уен формасында шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, түземлелек, гафу итү кебек төшенчәләрнең асылын сөйләделәр. Игелекле эшләр эшләргә, бер-береңә ихтирамлы булырга кирәклеген аңлаттылар.