Туган якны өйрәнү музеенда “Игелелекнең бер өлешен бүләк ит” дип аталган чара узды. Әлеге чарада автоном коммерцияле булмаган "Кама таңнары” үзәгендә ял итүчеләр катнаштылар. Музей буйлап тамаша кылу алар өчен чын бүләк булды. Соңыннан чара түгәрәк өстәл артында дәвам итте.