Бүген, 22 мартта, Тәмте авыл мәдәният йортында Республика фестиваленең “Балкыш” (“Сияние”) II нче район сайлап алу этапы булып үтте. Әлеге фестивальдә Кама Тамагы муниципаль районының пенсионер һәм ветеран үзешчән башкаручылары чыгыш ясадылар.