Кирельск төп мәктәбендә “Сәләмәт бул” акциясе кысаларында сыйныф сәгате үтте. Әлеге чараның кунагы, спортның академик ишү төрендә зур уңышларга ирешкән, Динар Мифтахов иде. Очрашуда Динар укучыларга үзенең спорттагы уңышлары турында сөйләде, тәҗрибәсе белән уртаклашты.