Методик сәгать «Социаль хезмәткәр мәктәбе»

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

    Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном учреҗдениесендә чираттагы «Социаль хезмәткәр мәктәбе “ дигән методик сәгать үткәрелде. Социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Илсөяр Сабирова үткәргән дәреснең темасы: «Нәтиҗәле методлар һәм алымнар белән эшләү,социаль хезмәткәрләрдә өлкән яшьтәге гражданнар белән аралашуны формалаштыру”, шулай ук өйдә хезмәт күрсәтү бүлегендәге технологияләрне куллану турында иде. Дәрестә социаль хезмәткәрләрнең үз вазыйфаларын үтәгәндә, этика кодексы каралды, социаль хезмәтләрне гамәлгә ашырганда өлкәннәргә ихтирамлы мөнәсәбәт, “Гарденотерапия», «Крупотерапия»,«Скрапбукинг», «Өлкән кеше һәм инвалидларның куркынычсызлык мәктәбе» технологияләре белән эшләү өйрәтелде. Аннары Тәмте авылыннан социаль хезмәткәр Колоколова  Ирина Александр кызының эше турындагы “Иң яхшы социаль хезмәткәр»дигән  эчтәлекле презентация  белән таныштылар. Укулар социаль хезмәткәрләрнең профессиональ компетентлылыгын формалаштыру максатында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International