Тәмте, Рудник, Кама-Тамагы урта, Кирельск, Келәнче, Красновидово тугызъеллык мәктәпләре укучылары Республика олимпиада үзәге һәм Казан шәһәре балалар эколог-биология үзәге тарафыннан уздырылган “Татарстанның табигатен саклыйк” исеме астында уздырылган бәйгедә катнаштылар. Плакатлар ясау буенча 1 урынны Рудник урта мәктәбе укучылары, 2 урынны Красновидово төп мәктәбе укучылары яулады. Ә кадет мәктәбе укучылары табигатьне саклау акциясе буенча 2 урынга лаек булдылар.