Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73 еллыгы алдыннан Кама Тамагы муниципаль районында “Ничек яшисең ветеран?” акциясе старт алды. “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” хезмәткәрләре торак пунктларга чыгып Бөек ватан сугышы ветераннары Һәм тыл хезмәтчәннәренең торак-көнкүреш шартларын карадылар. Кама Тамагы муниципаль районында 411 ветеран яши, бүгенге көндә шуларның 70 ендә хезмәткәрләр булып, актлар тутырылган инде.