Тукай безнең йөрәкләрдә

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

    Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 тулу уңаеннан Рудник урта мәктәбендә укучылар һәм укытучылар катнашында бәйрәм чарасы үтте. Әлеге чарада Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре дә катнашты. Матур итеп укучылар сәхнәдән бөек шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. Театральләштерелгән сәхнә әсәрләре “Бала белән күбәләк”, “Акбай” берәүне дә битараф калдырмады. Ахырдан бергәләшеп “Туган тел” җырын җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International