28-29 апрельдә Район мәдәният йортында “Тарихи хәтер" проекты кысаларында “Сугыш чоры хатлары”на багышланган фотокүргәзмә эшлиячәк

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

    “Бердәм Россия” сәяси партиясе башлангычы белән кабул ителгән “Тарихи хәтер" партия проекты кысаларында 28 апрельдә район мәдәният йортында “Сугыш чоры хатлары”на багышланган фотокүргәзмә эшлиячәк һәм сугыш ветераннары, сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары, яшь армиячеләр, яшь гвардиячеләр катнашында зур хәтер чарасы узачак. Хөрмәтле райондашлар без әлеге масштаблы проектны сез һәряклап хупларсыз һәм 28 апрельдә фотокүргәзмәгә килерсез дип ышанып калабыз.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International