Дәүләт советында “Парламент дәресе-2017” бәйгесендә җиңүчеләрне һәм призёрларны бүләкләү тантанасы булды

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

    24 апрельдә Дәүләт советында “Парламент дәресе-2017” бәйгесендә җиңүчеләрне һәм призёрларны бүләкләү тантанасы булды. Әлеге тантанада Республика мәктәпләреннән 353 укучы катнашты. Иң яхшылары дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр арасында Кама Тамагы урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары Нигмәтҗанова Алия һәм Зайнуллина Камилә дә бар иде (класс җитәкчесе Вафина Х.Н.). Алар “Татарстан Республикасы Конституциясе: 25 еллык тарих” дигән темага видеороликлар бәйгесендә 2 урынга лаек булдылар. Әлеге видеоролик танылган якташыбыз драматург , депутат Туфан Миңнуллин турында иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International