2017 елда батырлык күрсәткән 233 яшь батырга Федерация Советының бүләкләрен тапшырдылар. Алар арсыннан өчесе Татарстаннан. Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасыннан Федерация Советы әгъзасы Ильдус Әхмәтҗанов, Татарстан Республикасы Гражданнар обороносы Һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хабибуллин катнаштылар. Рудник урта мәктәбе укучысы Артур Ногманов суга батучы сабакташын коткарган өчен Рәсәй коткаручылар союзының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.