25 апрельдә Татар опера һәм балет академия театрында Туган телләр Бөтенрәсәй форумы булып үтте. Форумда Иске Казиле урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Сафина Лилия йомгаклау туры катнашучысы дипломы һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Яшь шагыйрьләр һәм язучылар Бөтенрәсәй бәйгесендә катнашып Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министырлыгының диплом һәм истәлекле бүләкләрен алдылар: Кадыйров Салават (Татар урта мәктәбе), Гарифуллина Илидә һәм Шигапова Язилә (Затон урта мәктәбе), Нуруллина Гөлия (Олы Кариле урта мәктәбе).