Мөмкинлекләре чикле булган балалар белән профориентация

2018 елның 27 апреле, җомга

    Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге Тәтеш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Кама Тамагы муниципаль районы буенча филиалы белән берлектә мөмкинлекләре чикле булган балалар белән профессионал уку мәсьәләләре буенча һәм эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләшү үткәрделәр. Филиал мөдире Наталья Кадырова профессионал уку мөмкинлекләре һәм шартлары белән таныштырды. Очрашуның максаты мөмкинлекләре чикле булган балаларга киләчәктә  белем бирү юнәлешләрен күрсәтү, аны гамәлгә ашыру юлларын аңлату иде. Ахырда социаль эш буенча белгеч Венера Хасәнова балалар белән тест үткәрде, сорауларга җаваплар бирде.

 

Мәкалә авторы: Венера Хәсәнова

Фото: Гөлназ Хөснетдинова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International