Кама Таңнары социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр өчен чираттагы экскурсия

2018 елның 8 мае, сишәмбе

     Кама Таңнары социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр өчен Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре чираттагы экскурсия оештырдылар. Экскурсия “Утлы кырыгынчы” елларга багышланган иде. Чарада катнашучылар сугыштан соңгы еллар турында үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Музей хезмәткәре Миләүшә Мөхәммәтшинә безнең районнан чыккан Бөек Ватан сугышы геройлары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International