Кама Тамагы муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте. Кырлар өстеннән очып үткәч ул авыл хуҗалыгы берләшмәләре, бүлекчә җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Районда язгы кыр эшләренең барышы турында Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов таныштырып китте. Хәзергесе көндә барлык авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә тулы көченә тырмалау эшләре, язгы культураларны чәчү бара. Министр үз чиратында эш барышындагы проблемалар турында сорашты, сорауларга җаваплар бирде.