8 май көнне Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап Татарстан Республикасы президенты Р.Н. Минниханов катнашында тантаналы чара үтте. Безнең районнан әлеге чарада Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, социаль мәсәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина, район хәрби комиссары Дамир Сергеев, 3 тыл хезмәтчәне-Тахир Зыйятдинов, Алексей Буланкин, Тәрзимә Суфиянова һәм 2 сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Ринат Сафаров, Сергей Кулагин катнаштылар. Алар бәйрәм концерты карадылар һәм бәйрәм хөрмәтенә әзерләнгән тантаналы ашта булдылар.