Бүген Кама Тамагында "Үлемсез полк" акциясе узды. Быел акциядә катнашучылар елдагыча Райпо майданыннан башлап Район мәдәният йорты каршындагы майданга чаклы уздылар. Карл Маркс урамы буйлап бабаларының портретларын күтәреп мәктәп укучылары, күп санлы оешма, предприятие хезмәт коллективлары, район үзәгендә яшәүчеләр үтте.