“Кама Таңнары” социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Әлфия Гыймадиева Бөек Җиңү көненә багышлап “Картаймыйлар ветераннар” исемле музыкаль-әдәби чара үткәрде. Чарада хезмәт ветераннары, сугышта катнашучылар, пенсионерлар, инвалидлар катнашты. Аларның һәркайсы сугыш турында үзләренең хәтирәләрен искә төшерделәр.