Гражданлык халәте актларын теркәү бүлегендә гаилә көненә багышлап чара үткәрделәр

2018 елның 15 мае, сишәмбе

    15 майда, Халыкара гаилә көне уңаеннан Кама Тамагы гражданлык халәте актларын теркәү бүлегендә әлеге көнгә багышлап чара үткәрделәр. Бу көнне биредә яңа туган балаларны теркәү, Кама Тамагы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән гаилә тормышына багышланган дәрес үткәру кебек чаралар үтте. Шулай ук бүлек җитәкчесе Елена Халикова гаилә коруга багышланган сорауларга җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International