«Элита» баш нәсел оешмасы генераль директоры урынбасары Ильсур Закиров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе производство-маркетинг бүлеге җитәкчесе Гусман Камалиев авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә җәйге лагерьларны төзәтү эшләрен тикшереп чыктылар. “Олы Кариле” акционерлык җәмгыятендә һәм “Нармонка” агрофирмасы җаваплылыгы җикләнгән җәмгыятьнең “Варварино” бүлекчәсендә төзәтү эшләре бөтен көченә бара. Ә менә шул ук агрофирманың “Олы Бортас” бүлекчәсе төзәтү зшләрен инде төгәлләгән.