Сөйки терлекчелек комплексы базасында терлекләрне җәйге лагерьларга күчерү буенча зона киңәшмәсе

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

    17 май көнне Сөйки терлекчелек комплексы базасында терлекләрне җәйге лагерьларга күчерү буенча зона киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмә эшендә “Татагролизинг” акционерлык җәмгыяте ген.директоры Азат Зиганшин, “Тал агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять ген.директоры Ильхам Вәлиев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильфат Вәлиев, бүлекчә җитәкчеләре, белгечләр катнаштылар. Терлекчелек тармагындагы эшләрнең торышы турында Ильхам Вәлиев таныштырды. Соңыннан киңәшмәдә катнашучылар “Сөйки” бүлекчәсендә җәйге лагерьларның торышын карадылар. Азактан Азат Зиганшин икенче зона киңәшмәсе “Нармонка” агрофирмасының 2 нче филиалында үтәчәк һәм ул терлек азыгы хәзерләүгә багышланачак диде.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International