Юбилей белән котлау

2018 елның 19 мае, шимбә

    Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина һәм Кама Тамагы поселок башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин Вязников Николай Федоровичны  90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярга истәлекле бүләк һәм Россия Президенты В.В.Путиннын котлау открыткасын тапшырдылар. Николай Федорович Вязников 1928 елның 19 маенда Заовражные Каратаи  авылында туа. Семьяда бердәнбер бала була. Яшьтән үк хезмәткә керешә. Сугыш вакытында елга транспортында эшли. Тормыш иптәше белән үз йортларында торалар. Өлкән яшьтә булуларына карамастан бергәләшеп үзләренең яшелчә бакчасында да эшлиләр. Алар 6 бала тәрбияләп үстергәннәр, 12 оныклары һәм 8 оныкчыклары бар. Николай Федорович тыл хезмәтчәне, күп кенә юбилей бүләкләре иясе.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International